ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театры "Хыялый" спектакле премьерасына чакыра

16 октябрь 2019, 18:28 , Фото: архив/Владимир Васильев

Тинчурин театры Салават Әбүзәров әсәре буенча куелган спектакль 23, 24 октябрьдә була.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 23, 24 октябрьдә Тинчурин театрында "Хыялый" спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итәр. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Тамаша Салават Әбүзәров әсәре буенча куелган. Режиссеры — Илшат Мөхетдинов. Рольләрне Зөфәр Харисов, Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Гүзәл Галиуллина, Айдар Фәтхрахманов башкара.

Әлеге спектакль геройлары авыл читендәге өйдә яшәүче өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән.

Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның тормышы бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә. Тамаша шушы кешеләр хакында булачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10