ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры бинасы 1 апрельдән ремонтка ябыла

16 октябрь 2019, 16:21

Театрның 75 еллыгы хөрмәтенә "Татнефть" ярдәме белән сәхнә яңартылачак.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасы 1 апрельдән ремонтка ябыла. Бу хакта театрда яңа сезон ачылыр алдыннан булган матбугат конференциясендә сүз булган.

Ремонт театрның сәхнәсе белән бәйле. Театрның 75 еллыгы хөрмәтенә сәхнәне “Татнефть” оешмасы яңартачак.

“Быел безнең театрыбызның юбилей елы. Бәйрәм тантанасы тарихи сәхнәдә 31 октябрьдә узачак. Заман таләпләренә җавап бирмәсә дә, сәхнәбез безнең өчен якын. Директор булып 15 ел эшлим, шул гомер эчендә авария хәлендәге сәхнә өчен ул-бу булмасын дип курку хисе белән яшәдем, - дигән театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

  • Әлмәт театры бинасы театр коллективына 1989 елда тапшырылган. Театрның 60 еллыгына аның эчендә ремонт узган, 70 еллыгы хөрмәтенә нефтьчеләр тышын яңарткан булганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10