ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә Полукамушки микрорайонында чираттагы йортка ут төрткәннәр

16 октябрь 2019, 16:07

Янгын 18 кв.метр мәйданга зыян китергән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә Полукамушки микрорайонында йортка янә ут төрткәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 14.11 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Красный переулок урамындагы буш йортта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр», – диделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алган һәм йортта кеше булмавын хәбәр иткән. Янгын йортның беренче һәм икенче катларында чыккан. 18 кв.метр мәйданда чүп-чар янган, утның башка корылмаларга күчү куркынычы булган.

Янгынны ярты сәгатьтән сүндергәннәр. Беренчел сәбәпләр буенча, йортка ут төрткәннәр.

«Татар-информ» май уртасында Полукамушки микрорайонында янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Бу йортларда яшәүчеләр күченеп киткән. Май ахырында һәм июнь башында биредә янә янгын чыккан иде. Ут төртүдә шикләнелгән кеше тоткарланган. Ир-ат бу йортлар тирәсендә яшәүче элеккеге сөйгәненә үч итәргә теләп, йортларга ут төрткәнен әйткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10