ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

2020 елга Татарстан Президенты Юлламасын гамәлгә ашыруга 48 чара планлаштырыла

16 октябрь 2019, 15:33 , Фото: архив

2020 елга Татарстан Президенты Юлламасын гамәлгә ашыруга 48 чара планлаштырыла
Узган ел планында 28 пункт бар, алар буенча 45 чара үткәрү күздә тотыла.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка юлламасындагы тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча чаралар планын әзерләде. Юлламаның 37 тезисы буенча барлыгы 48 төп чара планлаштырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова республика парламенты президиумы утырышында хәбәр итте.

Ул ел саен Татарстан Дәүләт Советы Президиумы республика Президентының парламент юлламасындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру планын кабул итүен искәртте. «Узган ел кабул ителгән план 28 пунктны үз эченә алган, алар буенча 45 чара үткәрү күздә тотылган. Алар тормышка ашырылган диярлек. Агымдагы ел планында калган берничә чара, билгеләнгән сроклар нигезендә, 2019 ел ахырына кадәр үтәләчәк», – диде парламент башлыгы урынбасары.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, 2019-2020 елларга чаралар планы комитетлар һәм депутатлар берләшмәләре, бүлекчәләре, ТР Дәүләт Советы аппараты тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән.

«Планга кертелгән комитет чаралары Татарстан Президенты юлламасында бәян ителгән тезисларга нигезләнә. Иң беренче чиратта, бу 2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү, аңа халыкара, федераль, социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар, тарихи һәм рухи мирасны саклау чаралары керә. Федераль үзәк белән берлектә Татарстан халыклары һәм дәүләт телләрен саклау,аларга ярдәм итү өчен оптималь шартлар тудыру, шул исәптән күптелле белем бирү комплексларын булдыру», – диде докладчы.

Ул шулай ук «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру планына кертергә тәкъдим ителүен әйтте, аның ярдәмендә 5 мең 980 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

«Стратегия-2030 һәм барлык республика программалары кеше капиталын үстерү, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Медицинаны һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү, авыруларны кисәтү, гериатрия хезмәтен алга таба үстерү, туучылар санын арттыру, бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру, агросәнәгать комплексын авыл хуҗалыгы продукциясен тирән эшкәртүгә юнәлеш бирү», – дип дәвам итте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Шулай итеп, Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына тәкъдимнәре колачланган, аларны киләсе елда гамәлгә ашырырга кирәк булачак, дип нәтиҗә ясады Ларионова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10