ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Екатеринбургның иске татар зиратында шимбә өмәсе узачак

16 октябрь 2019, 14:39 , Фото: tatar-congress.org

Екатеринбургның иске татар зиратында шимбә өмәсе узачак Шәһәрнең Репин урамындагы борынгы зиратында җыештыру һәм торгызу эшләре буенча атна саен өмәләр үткәрелә.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәренең Репин урамындагы борынгы зираты танымаслык булып үзгәргән. Җәй башыннан биредә җыештыру һәм торгызу эшләре буенча атна саен өмәләр үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәй көннәрендә зираттан дистәләрчә машина иске агач һәм куаклар чыгарылган – 5 гектарга якын җир чистартылган, чардуганнар буялган. Капка һәм яңа койманың бер өлеше монтажланган. Төзекләндерү эшләре башланды. Хәзерге вакытта калдыкларны чыгару зарур.

05

Чара июнь аенда башланган, 80нән артык кеше өмәләрдә катнашкан. Зират территориясен карап тоту кирәк, югыйсә каралмаган мәйдан дип, төзүчеләр күз төшерергә дә бик мөмкин.

Зиратта татарлар һәм башкортлар, мөселманнар гына түгел, руслар, христианнар, шулай ук башка милләт һәм конфессия вәкилләре дә җирләнгән. Шуңа бәйле рәвештә Екатеринбургның теләсә кайсы дин тота торган кешеләре дә өмәгә чакырыла.

02

Шимбә өмәсе 19 октябрьдә була һәм 10:00 сәгатьтән 16:00гә кадәр дәвам итә. Оештыручылар эчәргә яраклы су һәм перчаткалар тәкъдим итәчәк. Куаклар кисү өчен кул пычкысы, бензин пычкылары, ураклар алып килергә мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10