ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

27 октябрь «Татар радиосы» концертына махсус кунак булып Элвин Грей чакырулы

16 октябрь 2019, 14:22 , Фото: Александр Эшкинин/архив

27 октябрь «Татар радиосы» концертына махсус кунак булып Элвин Грей чакырулы Концерт "Пирамида" залында узачак.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 27 октябрь “Пирамида”да узачак «Татар радиосы» концертында махсус кунак буларак Элвин Грей катнашачак. Бу музыкаль кичә радиостанциянең 18нче туган көне бәйрәменә багышланачак, дип хәбәр итә "Татар радиосы" матбугат үзәге.

"Бу грандиоз концерт. 18 ел – сезнең белән – меңләгән эфир минутлары, шәп музыка, креатив тапшырулар һәм һәрвакыт яхшы кәеф! Концерт вакытында “Татар радиосы”ның иң “татлы” музыкаль “каймаклары”, хит-парадлар лидерлары гына яңгыраячак! Өр-яңа сыйфатлы композицияләрдән алып, халыкка иң якын моңнарга, танылган җырларга кадәр – болар барысы да “Пирамида” сәхнәсендә!" - диелә хәбәрдә.

Тамашаның концептуаль үзенчәлеге – “Туры эфир” форматы, дип билгели оештыручылар. Һәр кунак радиоэфир атмосферасына кушылачак. Диджей кебек үк, тамашачы радио “кухня”сының үзенчәлекләрен тоеп, эфирга чыгачак. "Алып баручыларның позитив кәефе һәм үткен юмор хисе кич буе бәйрәм тәмен биреп торачак. Әлбәттә инде, иң мөһиме – дүрт сәгать дәвамында тере тавыш һәм иң кайнар хитлар", - дип вәгъдә итә оештыручылар.

Билетлар алу өчен сылтама: http://www.tatarradio.ru/news/-elvin-greymahsus/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10