ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды

16 октябрь 2019, 12:47 , Фото: tatar-congress.org

Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Озак вакытлы авырудан соң 77нче яшендә бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

"Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Наилә Фәрит кызы Яруллина вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели", - диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10