ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

WorldSkills мирасын Казан үзмәшгульләрен укыту өчен файдаланырга җыеналар

16 октябрь 2019, 12:24 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

WorldSkills мирасын Казан үзмәшгульләрен укыту өчен файдаланырга җыеналар
  Эшче һөнәрләр чемпионаты өчен сатып алынган җиһазлар яңа кулланыш тапты.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). WorldSkills һөнәри осталык чемпионатыннан соң калган кыйммәтле җиһазларны Казанның үзмәшгульләрен укыту өчен файдаланырга телиләр. Бу хакта өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 36нчы сессиясендә билгеле булды. Утырыш бу минутларда Казан Ратушасында уза.

«Без компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәкләре базасында үзмәшгульләр өчен махсус укыту программаларын оештыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен стажировка мәйданчыклары булдырыр идек. Бу җитештерү күләмен арттырырга, студентларны эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм чемпионат өчен [WorldSkills] сатып алынган җиһазларны тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк», — дип саный Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Ул тиешле мөрәҗәгать Татарстан Мәгариф министрлыгына җибәрелгәнлеген әйтте.

Элегрәк WorldSkills катнашучылары кулланган заманча җиһазның республика көллиятләрен һәм техникумнарын киләчәктә җиһазландыру өчен кулланылачагы билгеле булган иде.

  • WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә агымдагы елның 22-27 августында узды. Россия медаль зачетында да, җыелган балларның гомуми саны буенча да икенче урынны алды. Барлык күрсәткечләр буенча да Кытай милли җыелма командасы җиңү яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10