ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә чит ил машиналары катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән

16 октябрь 2019, 12:13 , Фото: Очевидцы

Казан үзәгендә чит ил машиналары катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән
 Юл-транспорт һәлакәте Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә булды.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә чит ил машиналары катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, авария Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә булган.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, 34 яшьлек автоледи «Шкода» машинасында светофорның кызыл утына чыккан һәм «Фольксваген»ның 23 яшьлек йөртүчесе белән бәрелешкән», - диделәр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

Авариядә хатын-кызның җилкәсе, ә егетнең башы җәрәхәтләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10