ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татарча диктант”ны “Татар-информ” аша онлайн карап булачак

16 октябрь 2019, 11:26

“Татарча диктант”ны “Татар-информ” аша онлайн карап булачак Стационар нокталарга “Татарча диктант”ка бара алмаучыларга интернеттан карап язу мөмкинлеге тудырыла.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). 19 октябрь көнне халыкара “Татарча диктант” акциясендә интернет аша да катнашып була. Стационар нокталарга барып язу мөмкинлеге булмаган, әмма акциядә катнашырга теләгәннәр өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шундый мөмкинлек тудыра.

Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. 

Диктант “Татар-информ”ның татарча YouTube каналында 13.00 сәгатьтә башланачак. Онлайн-мәйданчыкта Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестеннән өзек укылачак.

Онлайн диктантны билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Диктантның дөрес тексты акция узганнан соң diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак.

  • “Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Былтыр акциядә 15 мең кеше катнашкан, быел барлыгы 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Татарча диктант”ны 2018 елдан бирле үткәрә. Былтыр бер меңнән артык кеше диктантны интернет аша карап язды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10