ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида иномарка тәгәрмәчендә граната табылгач, җинаять эше кузгатылган

16 октябрь 2019, 11:20

Автомобиль хуҗасы дуслары белән шәһәргә Ростов-Доннан эш буенча килгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Һөҗүм турында җинаять эше Лениногорскида иномарка тәгәрмәчендә граната табылгач кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автомобиль хуҗасы Ростов-Доннан ике атна элек ике дусты белән эш буенча килгән. Ир-атлар гранатаны машинага утырганда күреп ала.

«Бу факт буенча гомумкуркыныч ысул белән үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Хәзер граната экспертизада. Тикшерүчеләр килеп туган хәлне өйрәнә», - дип сөйләде Шептицкий.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10