ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Мөхәммәтшин Россия төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә керде

16 октябрь 2019, 11:06 , Фото: архив

Мөхәммәтшин Россия төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә керде Яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары беренче утырышта Фәрит Мөхәммәтшинны үз рәисе итеп сайлады.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның сентябрендә Россия төбәкләре закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында массакүләм матбугат чараларында иң еш телгә алына торган өчлекне йомгаклады. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта әйтелә.

Рейтингта беренче урынны Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников алды. Икенче урында - Кырым Дәүләт Советы җитәкчесе Владимир Константинов. Рейтингта Фәрит Мөхәммәтшин артыннан Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены башлыгы Вячеслав Макаров һәм Краснодар крае Закон чыгару Җыены рәисе Юрий Бурлачко тора.

«Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары беренче утырышта төбәк парламентын алдагы чакырылышларда да җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшинны үзләренең рәисе итеп сайладылар», – диелгән рейтингта.

Фәрит Мөхәммәтшин белән бәйле башка инфосәбәпләр арасында Кытай халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшуның Татарстанга сәфәре телгә алына. Казанда делегацияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе озатып йөрде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10