ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Милли музейда Нәби Дәүлигә багышланган иҗади очрашу узачак

16 октябрь 2019, 10:16

Түгәрәк өстәл кысаларында “Нәби Дәүли: Яшәү белән үлем арасында” күргәзмәсе дә ачылачак.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 17 октябрьдә Татарстан Республикасының Милли музеенда Танылган татар язучысы, Бөек Ватан сугышы һәм Бухенвальд-Дора лагерьләрендәге фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы Нәби Дәүлигә багышланган иҗади очрашу, түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстанның иҗат һәм фән дөньясы, җәмәгать эшлекләре белән берлектә “Кавказ, Татар, Төркистан мәдәниятен өйрәнү Институты” рәисе Др. Штеффен Mиcте Хотопп-Рике җитәкчелегендәге Германиядән килүче галим, мөгаллим, мәдәният вәкилләре катнашачак.

Түгәрәк өстәл кысаларында “Нәби Дәүли: Яшәү белән үлем арасында” күргәзмәсе дә ачылачак. Күргәзмә “ТАССР ның 100 еллыгына 100 исем” дип исемләнгән Милли музейның киң колачлы проектының аерым бер сәхифәсе булып тора.

Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музей, Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты, “Казан” мәдәният үзәге, курчак театры “Әкият” фондларыннан дәүләтебез тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып торучы документлар, китаплар, художестволы картиналар, мемориаль әйберләр коллекциясе тәкъдим ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10