ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Коткаручылар һәм волонтерлар Алабугада адашкан әбине тәүлек буе эзли

16 октябрь 2019, 09:42 , Фото: МЧС Татарстана

Коткаручылар һәм волонтерлар Алабугада адашкан әбине тәүлек буе эзли
 Мурзиха авылыннан 78 яшьлек хатын өеннән чыгып китеп югала.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Коткаручылар һәм волонтерлар бер тәүлек Алабугада адашкан өлкән хатын-кызны эзләде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган дүшәмбе көнне 78 яшьлек хатын-кызның Мурзиха авылындагы өеннән чыгып китүе һәм югалуы турында хәбәр килде. Кич белән урынга полиция һәм волонтерлар китте. Эзләү төнге өчкә кадәр дәвам итте, әмма хатын-кызны таба алмадылар», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында

.

Икенче көнне «Лиза Алерт» волонтерларына 75нче янгын сүндерүчеләре һәм 5нче зона коткаручылары кушылды. Эзтабарлар төркеме өч квадрат километр урман, 15 квадрат километр кыр мәйданнарын, Мурзиха һәм Олы Армалы бистәләрен йөреп чыкты.

Кичкә таба волонтерлар өеннән бер чакрым ераклыктагы арада хатын-кызны таба. Аны табибларга тапшыралар. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10