ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы утырышын уздырачак

16 октябрь 2019, 09:27 , Фото: Владимир Васильев/архив

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы утырышын уздырачак Татарстан Президенты Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән дә очрашачак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика территориясендә гамәлгә ашырылырга тиешле кайбер инвестицион проектларны караячак, шулай ук Казан Кремлендә Губернатор Александр Моор җитәкчелегендә Төмән өлкәсе делегациясен кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвестицион советы утырышын үткәрергә планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә. Татарстан Инвестиция советы инвестиция проектларын Татарстанда гамәлгә ашыруның максатка ярашлылыгы һәм аларны республика бюджеты яки җирле бюджетлар ягыннан финанслау мөмкинлекләре буенча анализлау өчен булдырылды.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов губернатор Александр Моор җитәкчелегендә республикага килгән Төмән өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра.

«Татар-информ»га Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова белергәнчә, делегациягә Төмән өлкәсе шәһәрләре һәм районнары башлыклары кергән. Алар Татарстанның Дәүләт идарәсе һәм инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнәләр. 

Татарстан белән танышуны Төмән өлкәсе делегациясе Кама аръягы зонасыннан башлады. Беренче көнне республика кунаклары Чаллы шәһәрендәге «Мастер» Кама индустриаль паркында һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдылар. Аннары алар Казанга юнәлделәр, анда Агросәнәгать паркын карадылар.

Бүген Төмән өлкәсе делегациясе «Химград» технополисы һәм «Яшел Үзән» сәнәгать паркы белән танышырга, шулай ук Иннополис һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә булырга планлаштыра.

Татарстан белән Төмән өлкәсен тыгыз эшлекле элемтәләр бәйли. 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике тапкыр Төмәнгә эш сәфәре белән барды, шул исәптән Себердә иң зур «ЗапСибНефтехим» нефть химиясе комплексын төзү тәҗрибәсен өйрәнде. 2019 елның июнендә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10