ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда юл һәлакәтендә 4 яшьлек сабый үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды

16 октябрь 2019, 08:20 , Фото: Инстаграмм Муниципальной службы полка ДПС Казани

Казанда юл һәлакәтендә 4 яшьлек сабый үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды Җинаять эше "Кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча кузгатылган.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Казанда "Мерседес" йөртүчесе 4 яшьлек сабый бәрдергәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Татар-информ"га Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Җинаять эше "Кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсе тарафыннан кузгатылган.

Якын арада суд "Мерседс"ның 22 яшьлек йөртүчесе өчен чик кую чарасын сайлаячак.

  • "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 8 октябрьдә Гарилов урамында "зебра" аша чыкканда әбине, бабайны һәм оныгын "Мерседес" бәрдергән. Дүрт яшьлек малай авария урынында үлгән, әби һәм бабайны 7нче шәһәр хастаханәсенең реанимациясенә салганнар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10