ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Сычуани Инь Ли губернаторын Татарстанга чакырды

16 октябрь 2019, 07:22 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Сычуани Инь Ли губернаторын Татарстанга чакырды ТР Премьер-министры Россия һәм Кытай регионнары арасында хезмәттәшлекнең төрле вариантларын карарга тәкъдим итте.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Сычуань Кытай провинциясе губернаторы Инь Ли әфәндене Татарстанга чакырды. Кытай провинциясе губернаторы чакыруны кабул итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Ченду шәһәрендә "Бер пояс – бер юл" проекты кысаларында узды.

Первый Сычуаньский форум породненных регионов и городов в рамках проекта "Один пояс и один путь". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.

Алексей Песошин Татарстанның географик һәм икътисади өстенлекләре, аның күпмилләтле халкы һәм үсеш алган сәнәгате, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәләре туурында сөйләде.

Алексей Песошин Инь Лины Татарстанга чакырды. "Хөрмәтле Инь Ли әфәнде, сезне һәм Сычуань провинциясе делегациясен, республикабызның туристик һәм инвестицион потенциалы белән танышу һәм безнең регионнар арасында уртак хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен карау өчен, Татарстан Республикасына чакырам". Әңгәмәдәш бу чакыруны бик теләп кабул итүен әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10