ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Кама спортчылары киокусинкай буенча илкүләм ярышларда 28 медаль алган

16 октябрь 2019, 07:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама спортчылары киокусинкай буенча илкүләм ярышларда 28 медаль алган Түбән Кама спортчылары өченче урынны алды.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Кама Аланында киокусинкай буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Түбән Кама спортчылары 28 медаль алган.  Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Ярышларга Россиянең 15 шәһәреннән 475 спортчы килгән иде. Тәҗрибәле көрәшчеләр белән беррәттән яшь спортчылар да чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, беренче урынны - Әлки районы, икенче урынны - Казан, өченче урынны Түбән Кама спортчылары алды. Алар 6 алтын, 9 көмеш һәм 13 бронза медаль яулады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10