ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Актаныш районында тугызынчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш алды

16 октябрь 2019, 04:19 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш районында тугызынчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш алды Ике объектта да балаларга югары әзерлекле кадрлар аңлату эшләре алып барды, алар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирде.

(Актаныш, 16 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында да нәкъ менә эшче һөнәрләрне пропагандалауны максат итеп куйган киң күләмле чара оештырылды. Әлеге мөһим чарага район мәктәпләрендә белем алып, тугызынчы сыйныфны тәмамлау алдында торган егет һәм кызлар чакырулы иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җитди сайлау алдында торган 150 укучы өчен бүген Актаныш районының иң зур җитештерү производстволарыннан саналган икмәк кабул итү предриятиесе һәм агрегат заводы үз ишекләрен ачты.

Һөнәри юнәлеш бирүне максат итеп куйган экскурсия дәвамында укучылар биредәге эш шартлары, монда хезмәткәрләргә тудырылган мөмкинлекләр, производство тәкъдим иткән эш төрләре, заманча технологияләр белән танышты.

 Ике объектта да балаларга югары әзерлекле кадрлар аңлату эшләре алып барды, алар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирде.

 Актаныштагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылып, укучылар өчен зур әһәмияткә ия булган фикер алышу-сөйләшүдә район җитәкчелегең катнашуы да чараның  мөһимлегенә басым ясады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10