ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән аграр техникумы студенты үз кондитер цехын ачарга ниятли

16 октябрь 2019, 06:37 , Фото: Лилия Саттарова

Чирмешән аграр техникумы студенты үз кондитер цехын ачарга ниятли Бүген аграр техникумда 189 студент укый, күпчелеге - район авылларыннан килүчеләр.

(Чирмешән, 16 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Лилия Саттарова). Чуваш Афонькәсендә туып үскән Валентина аграр техникумда аш пешерүче – кондитер һөнәрен үзләштерә. Укуны тәмамлагач, акча эшләп, Чирмешәндә үземнең кондитер кафесы ачарга хыялланам, дип әйтте ул. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Монда укырга бик кызык, укытучылар ачык йөзле, ярдәмчел. Курсташлар арасында да мөнәсәбәтләр җылы, безнең төркемдә нигездә кызлар һәм хатын-кызлар белем ала.

Күпчелеге Лашман, Девичья Поляна, Кара Чишмә авылларыннан. Читтән торып укучылар да бар, хәтта Казан белән Лениногорскидан, - ди өченче курс студенты Валентина Сырукина. – Без биш көн укыйбыз, көн саен өчешәр пар. Ашханәдә яхшы ашаталар, иртәнге һәм төшке ашлар бушлай. Техникум дирекциясе студентларны кайгыртып тора, күптән түгел стипендияләрне артырдылар, бинада ремонт ясадылар.

Бүген аграр техникумда 189 студент укый, күпчелеге - район авылларыннан килүчеләр.

Аграр техникумда пешекче-кондитер, авыл хуҗалыгы техник-механигы, автомеханик һәм усадьба хуҗабикәсе белгечлекләре буенча һөнәри белем алырга мөмкин.

-Күптән түгел генә Яр Чаллыда пешекчеләр-кондитерлар арасында узган бөтенроссия конференциясендә икенче урын яулаган. Миңа авылда күбрәк ошый, туганнарым, якыннарым биредә. Икенче курстан бирле буш вакытымда Боз сарае кафесында эшлим, диде Валентина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10