ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Haier компаниясе Түбән Кама яшьләрен өстәмә укытачак һәм эш белән тәэмин итәчәк

15 октябрь 2019, 23:21 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Haier компаниясе Түбән Кама яшьләрен өстәмә укытачак һәм эш белән тәэмин итәчәк Әгәр башлангыч килешүләр расланса, Кытайдан интернациональ гигант Түбән Кама химия-технология институтында махсус лаборатория булдырачак.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Кытайның көнкүреш техникасы җитештерүче Haier компаниясе Түбән Кама яшьләрен суыткычлар җитештерү заводында алга таба эшкә урнаштыру өчен укытачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әгәр башлангыч килешүләр расланса, Кытайдан интернациональ гигант Түбән Кама химия-технология институтында махсус лаборатория булдырачак.

"Фән, мәгариф һәм җитештерү актив хезмәттәшлек итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Fridge Rus укыту үзәге җитәкчесе Дмитрий Битков химия-технология институтында узган киңәшмәдә. - Институтның Haier өчен кирәкле компетенцияләре зур, теләк, энтузиазм һәм мөмкинлекләре бар, ә бездә әзерлекле кадрларга ихтыяҗ бар”.

Очрашуда шулай ук Haier Industry компаниясенең персонал белән эш буенча бүлек җитәкчесе Альбина Мазидуллина да катнашты.

Вәкилләрнең максаты – институтның “Атом-төш энергетикасы һәм теплофизика” юнәлешенең “Түбән температура техникасы һәм физикасы” профиле буенча бакалаврлар әзерләүче кафедрасы белән танышу һәм уртак элемтәләр урнаштыру.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10