ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор белгечләре паштетта ботулизм кузгатучы матдә тапкан

15 октябрь 2019, 20:53

Зарарланган паштетның гомуми партиясе дүрт килограмм булган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре «Гран-Мэр» фирмасы паштетында ботулизм кузгатучыны ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Күзәтчелек чаралары кысаларында куркыныч паштеттан пробалар алынды. Лаборатория тикшеренүләре продуктта Clostridium botulinum штаммының токсиннар эшләп чыгармый торган булуын күрсәтте», - дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Зарарланган паштетның гомуми партиясе дүрт килограмм булган.

Әлеге факт буенча Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт ресурсына мәгълүмат кертелде, шулай ук мәгълүмати хатлар җибәрелде.

Әлеге продуктның шул исәптән танылган супермаркетлар челтәрендә дә сатылуы билгеле. Куркыныч паштет сатылырга мөмкин булган кибетләргә продуктларга штамм ачыклануга бәйле үткәрелергә тиешле тикшерү турында мәгълүматлар бирү таләпләре җибәрелгән.

  • Ботулизм - ул кеше организмына ботулотоксинның эләгүе фонында үсә торган куркыныч йогышлы агулану. Авыру авыр уза, үзәк һәм вегетатив нерв системалары эше бозылу белән характерлана. Мускулатура параличы, авыр өзлегүләр, хәтта үлем очрагы да булырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10