ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә ителә

15 октябрь 2019, 20:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

“Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә ителә Бүген Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка – “Яңа татар җыры” конкурсына старт бирде.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале “Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә итә. Яңа проектның үзенчәлекләре турында оештыручылар хәбәр итә.

Бүген Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка –“Яңа татар җыры” конкурсына старт бирде. Яңа җырлар тугыз ай дәвамында - 2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр 2020 елның 15 ноябрендә гала-концертта игълан ителер дип планлаштырыла.

Конкурсның максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету. Яңалыкка омтылу белән беррәттән, конкурс татар җыры традицияләрен, милли нигезен, халыкчан моңын саклап калуны бурыч итеп куя. Конкурсантларның яше чикләнмәгән.

Оештыручылар конкурста “Балалар җыры” дигән махсус номинация булуын да ассызыклыйлар.

“Яңа татар җыры” конкурсы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10