ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән районында ике «КамАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән фура бәрелешкән

15 октябрь 2019, 19:26 , Фото: очевидцы

Яшел Үзән районында ике «КамАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән фура бәрелешкән
 Йөк машиналарын йөртүчеләрнең берсенең аягы сынган, аны хастаханәгә салганнар.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында ике «КамАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән фура бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Бүген көндез «КАМАЗ»ның берсе Уфа ягына бара торган булган һәм 786нчы чакрымда Новониколаевскийның М7 юнәлешендә башка «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Йөк машинасы бәрелүдән «Вольво» фурасына барып керә», — дип сөйләде шаһитлар.

Аларның мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә йөк машиналарын йөртүчеләрнең берсе зыян күргән. Аягы сынган ир-атны хастаханәгә алып китәләр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10