ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чит балалар тәрбияләү - авыр хезмәт: Иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен атадылар

15 октябрь 2019, 19:02 , Фото: Михаил Захаров

Чит балалар тәрбияләү - авыр хезмәт: Иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен атадылар
 Казанда Татарстан вице-премьеры «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренә Камал театрында спектакль күрсәттеләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

«Балалар белән теләсә-кайсы эш нәтиҗә бирә. Җәмәгать тәрбиячесе - педагогикага мөнәсәбәте булмаган кеше. Җәмәгать тәрбиячесе булу - гаять зур хезмәт. Үз балаларыбызны тәрбияләү җиңел түгел, авыр, ә инде бала синеке булмаганда, ул һәрвакыт катлаулырак. Җаваплылыкны үз өстенә алган бу кешеләргә тиешле бәя бирергә кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләүдән соң, Г.Камал театрында «Мәхәббәт FM» спектаклен күрсәттеләр.
«Бала - ул кеше, ә кешеләр белән һәрвакыт кыен, алар барысы да төрле. Һәрвакыт аерым алым кирәк, аны аңларга һәм ишетергә кирәк», - диде җәмәгать тәрбиячесе, Чаллы наркодиспансеры хезмәткәре Сергей Рагожников.

  • Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында республика конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә һәм ул җәмәгать тәрбиячесе абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Конкурс Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.

Конкурста педагоглар, депутатлар, полиция хезмәткәрләре, судьялар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, журналистлар, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты. Бәйгенең йомгаклау этабына узу өчен алдагы ике этапны узарга кирәк иде: читтән торып муниципаль һәм республика күләмендә. Эшләр берничә номинациядә бәяләнде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10