ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Татар рухы һәм каләм» конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә

15 октябрь 2019, 18:48

Анда аерым матбугат вәкилләре дә, иҗат коллективлары да катнаша ала.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдә «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия татар дөньясы тормышын һәм эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга массакүләм матбугат чаралары вәкилләреннән «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенә эшләр кабул итү тәмамлана. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Җиңүчеләрне өч: «Татар дөньясы тормышы һәм эшчәнлеге турында массакүләм матбугат чараларында иң яхшы материаллар циклы», «Милли проблемалар буенча аналитик материалларның иң яхшы циклы», «Теле барның — иле бар» номинацияләрендә билгеләячәкләр. Катнашучылар шулай ук Татарстан дәүләт телләре турындагы законнарны актив яктырткан өчен махсус бүләк алырга мөмкин.

Анда аерым журналистлар да, иҗат коллективлары һәм төркемнәре дә катнаша ала. Конкурска 2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасының бер дәүләт телендә башкарылган эшләр циклы кабул ителә.

Эшләр 1 ноябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5, 301 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары буенча мәгълүмат хезмәте идарәсе («Татар рухы һәм каләм» конкурсы тамгасы белән).

Катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеген сылтама буенча белергә була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10