ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда иң матур авылларны сайладылар

15 октябрь 2019, 18:35

Бәйгенең приз фонды 1 миллион сум тәшкил итте: беренче урын – 500 мең сум, икенче – 300 мең, өченче урын 200 мең сум грант белән билгеләнәчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре бүген конкурс комиссиясе утырышында билгеле булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурсның җиңүчеләре, призерлары һәм номинантлары 17 октябрьдә Башкортстан телевидениесе туры эфирында аталачак. Призерлар һәм номинантлар өчлеген игълан итү һәм бүләкләү тантанасы бу пәнҗешәмбе көнне 9дан 10 сәгатькә кадәр телеканалда узачак.

«Башкортстан Республикасының иң матур авылы» конкурсы икенче ел рәттән үткәрелә. Аны «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе һәм «Башкортстан»ТРКсы оештыра.

Конкурста 5000гә кадәр халык саны булган Башкортстан авыллары катнаша.

Бәйгенең приз фонды 1 миллион сум тәшкил итте: беренче урын – 500 мең сум, икенче – 300 мең, өченче урын 200 мең сум грант белән билгеләнәчәк. Моннан тыш, иң матур 12 авыл төрле номинацияләрдә билгеләп үтеләчәк, ә конкурста катнашкан 33 Авыл дипломнар белән бүләкләнәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10