ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда “Джип” һәм “Фольксваген” катнашындагы авариядә бала зыян күргән

15 октябрь 2019, 17:24 , Фото: Инстаграм Муниципальной службы полка ДПС Казани

Казанда “Джип” һәм “Фольксваген” катнашындагы авариядә бала зыян күргән
 Бүген көндез Азино урамында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). “Джип” һәм “Фольксваген” бәрелешкән вакытта Казанда биш яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике машина йөртүче дә М7 ягыннан Азино буйлап Совет мәйданы ягына таба хәрәкәт иткән. "Фольксваген" шоферы борылышка тукталган һәм каршы агымны үткәргән, ә "Джип" йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм аңа килеп бәрелгән”, — дип сөйләделәр оешмада.

Авариядә биш яшьлек малайның корсагы җәрәхәтләнгән.

Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте шуны искә төшерә: руль артына утырганда тизлек режимын контрольдә тотарга, ян интервалны һәм автомобильләр арасындагы дистанцияне күзәтергә кирәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10