ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Ярдәм» фонды Россия Президенты грантын отты

15 октябрь 2019, 16:00

Проект җитәкчесе - Мәликә Гыйльметдинова.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты 2019 елда Россия Президенты грантларының икенче конкурсында җиңүче булды.  Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Проектның җитәкчесе - Мәликә Гыйльметдинова.

Грант күләме - 4 млн 883 870 сум, финанслашуга - 3 млн 632 385 сум. Проектны гамәлгә ашыруга чыгымнарның гомуми суммасы 8 млн 516 255 сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру срогы 2020 елның 31 декабренә кадәр каралган.

Проектның максаты – мөмкинлекләре чикле коляскадагы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулы инвалидларны һәм ДЦП диагнозлы инвалидларны тернәкләндерү курслары аша социаль адаптацияләү.

Проект милләтләре, диннәре һәм яшәү урыны нинди, кайда булуга карамастан, 17 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган коляскасындагы һәм ДЦП диагнозлы инвалидларга белем бирү, тернәкләндерү һәм мәдәни-ял характерындагы чаралар комплексын күз алдында тота.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10