ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләнче-Тамак халык театры Язучылар берлеге рәисенең пьесасын сәхнәләштерде

15 октябрь 2019, 21:25 , Фото: Александр Эшкинин

Теләнче-Тамак халык театры Язучылар берлеге рәисенең пьесасын сәхнәләштерде Авылда актерлар табуы авыр, шуңа күрә 27 яшьлек туташ ролен 18 яшьлек кыз башкарырга мәҗбүр, ди спектакльнең режиссеры.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Тукай районы Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортының халык театры "Идел-йорт" бәйгесе кысаларында ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" драмасын сәхнәләштерде.

"Бәйгедә катнашучыларның күбесе район мәдәният йортларының халык театрлары. Ә без үзебезнең авыл театрын булдырдык. Үзебезнең райондагы авылларга йөрибез. Башка районнарга да чыгар идек, ләкин транспорт юк. Спектакльләребезне карарга тамашачы йөри", - ди спектакльнең режиссеры Раилә Закирова.

"Авылда актерлар табуы авыр, шуңа күрә 27 яшьлек туташ ролен 18 яшьлек кыз башкарырга мәҗбүр. Бүген бездә уйнаучы кызлар дүртенче сыйныфтан бирле спектакльләрдә уйныйлар", - дип сөйләде режиссер.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Алмаз Нургалиев театрга конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды.

"Шундый хисле тамаша карап уздык. Көндез булуына, атна уртасы булуына карамастан, килгәнсез. Бу нәрсә дигән сүз? Халык булса - театр бар; театр булса - халык аңы бар. Хөрмәтле артистлар, сезгә киләчәктә дә уңышлар, матур чыгышлар телибез", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10