ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада югалган 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр

15 октябрь 2019, 15:31

Түбән Камада югалган 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр
 Агентлыкка билгеле булганча, бала беренче тапкыр гына югалмый.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

«12 яшьлек Александр Доронин өйдән 14 октябрьдә чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр аның кайда булуы турында хәбәр юк», - дип хәбәр ителә порталда.

Агентлыкка билгеле булганча, укучы беренче тапкыр гына югалмый.

Малай турында мәгълүматларга ия булучыларны полициягә яки туганнарына 02, 8-937-773-97-57 һәм 8-904-675-27-68 (малайның әнисе) телефоннары аша мөрәҗәгать итү сорала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10