ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркиядә шагыйрь Дәрдмәндне искә алачаклар

15 октябрь 2019, 15:37

Тууына 160 ел тулу уңаеннан, татар шагыйрен искә алу җыенында Татарстан, Төркия һәм Финляндия галимнәре дә катнашачак.

(Истанбул, 15 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә, тууына 160 ел тулу уңаеннан, күренекле татар шагыйре Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) искә алачаклар. Бу турыда шагыйрьнең Истанбулда яшәүче оныгы, әдәбият галиме Гөнүл Пултар хәбәр итә.

Искә алу 21 ноябрьдә Мәрмәрә университетында үткәрелә. Татарстаннан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Финляндиядән Хельсинки университеты һәм Төркиянең төрле югары уку йорты галимнәренең чыгыш ясаулары көтелә.

Гөнүл Пултар әйтүенчә, искә алу чарасы Мәрмәрә университетының Төрки дөнья тикшеренүләре институты фәнни хезмәткәре Ләйсән Шахин тарафыннан оештырыла.

“Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулу хөрмәтенә: Идел-Урал төркиләренең җәмгыяви һәм мәдәни тарихында Рәмиевләр гаиләсенең әһәмияте” дип аталган җыенда Төркиянең Казандагы элеккеге консулы Турхан Дилмач тарафыннан төшерелгән Татарстан фотосурәтләре күргәзмәсе тәкьдим ителәчәк. Эскишәһәрдә яшәүче милләттәшебез, музыкант Әминә Айгистова Дәрдемәндкә багышлап иҗат иткән көен уйнап күрсәтәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10