ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте иң мөһим дарулар исемлеген үзгәртте

15 октябрь 2019, 14:20 , Фото: pixabay.com

Россия Хөкүмәте иң мөһим дарулар исемлеген үзгәртте Исемлек 758 дару препаратын үз эченә алачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан иң мөһим дару препаратлары исемлеге 23 позициягә киңәячәк. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев кичә шул хактагы боерыкны имзалады.

«2020 елда әлеге исемлек 758 (2019 елда 735 иде) дару препаратын үз эченә алачак», - диелә документка аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, исемлеккә 24 препарат керәчәк, әмма аларның берсе исемлеккә моңарчы кертелгән даруны алыштырачак. Кыйммәтле дару препаратлары исемлеге 12 позиция белән тулыландырылачак.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда 254 бала помпа ярдәмендә инсулин кертү өчен бушлай материаллар алачак. Инсулин помпалары өчен материалларны ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертү турындагы боерыкны узган елның 31 декабрендә расладылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10