ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Дин

Наталия Фишман: Мәрҗани мәчете каршында ислам бакчасы төзү хыялы бар

15 октябрь 2019, 13:27 , Фото: архив/Рамиль Гали

Наталия Фишман: Мәрҗани мәчете каршында ислам бакчасы төзү хыялы бар Эш башлар өчен Принц Кәрим Ага Хан IV премиясе әлегә алынмаган.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда Мәрҗани мәчете каршында дөрес ислам бакчасы төзү хыялы бар. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга шулай дип әйтте.

Аның сүзләренчә, Ислам бакчалары проектын ясар өчен, Принц Кәрим Ага Хан IV премиясе әлегә алынмаган.

Принц Кәрим Ага Хан IV - архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы. Ул Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килгән иде.

“Акча алгач, оештыру эшләре белән шөгыльләнә башлаячакбыз. Имам рөхсәте дә бар. Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә белгеч белән дә эшләячәкбез. Бәлки, киләсе елга башланыр. Мәрҗани мәчете каршында дөрес ислам бакчасы төзү хыялы бар”, - диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Ул Ислам бакчаларын проектлау тәҗрибәсе булган иң яхшы архитекторлар чакырылачагын әйтте. “Алар безнең яшь белгечләр белән бергәләп проектлаячаклар. Ислам бакчасы – җәннәт моделе ул. Бу идеаллар безнең өчен бик мөһим. Без тәҗрибәне, эш алымнарын игътибар белән өйрәнәчәкбез”, - ди Татарстан Президенты ярдәмчесе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10