ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда өеннән тапочка киеп чыгып киткән кыз 9нчы каттан егылып төшеп үлгән

15 октябрь 2019, 13:49

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган кызны тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанда сентябрь ахырында өеннән тапочка һәм җиңелчә генә киенеп чыгып киткән 15 яшьлек кыз 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

«Фаҗига кичә кич булган. Кыз 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән», - дип искәртте чыганак.

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган кызны тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ул чагында 14 яшьтә булган кызның өеннән тапочка һәм җиңелчә генә киенеп чыгып китүе һәм юкка чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Аны полицейскийлар һәм волонтерлар бер атнадан артык эзләгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызны тапканнар. Шушы вакыт эчендә аның төрле йортларның подъездларында качып утыруы ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10