ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда яшь архитекторлар сәнәгать киңлекләрен яңарту проектларын тәкъдим итәчәк

15 октябрь 2019, 12:54

Икенче Россия яшьләр архитектур биенналесында катнашучылар “Сантехприбор” һәм “Казан порт элеваторы” территорияләре буенча эшләячәк.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 24-26 октябрь көннәрендә Иннополиста икенче Россия яшьләр архитектур биенналесы узачак. Яшь архитекторлар сәнәгать киңлекләрен яңартып кору проектларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде.

“2017 елда беренче Россия яшьләр архитектур биенналесын уздырдык. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә. Бу мөһим инициатива. Ул 35 яшьтән кимрәк талантлы архитекторларны ачыклау максатын күздә тота. Шәһәр инфраструктурасында әһәмиятле объектлар булдырырга сәләтле яшьләр бар. Без аларга мөмкинлек бирергә тиеш”, - ди Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Аның сүзләренчә, ике ел элек җиңгән кешеләр бәйсез бюро булдырган. Алар Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә күпсанлы проектлар эшләргә алынган. “Без яшьләрне ачыклыйбыз, алар турында заказчыларга, хакимияткә сөйлибез. Яшь архитекторлар өчен бу уникаль проект”, - диде.

Быелгы биеннале темасы сәнәгать киңлекләрен яңартып кору булачак. “Сәнәгать киңлекләре Россиянең һәр шәһәрендә диярлек бар. Кайбер торак пунктлары өчен алар тарихи чыганаклар булып тора”, - диде Наталия Фишман-Бекмамбетова .

Катнашучылар “Сантехприбор” һәм “Казан порт элеваторы” заводлары территорияләре проектларын тәкъдим итәчәк. Архитекторларның кайсы заводка алынуы жирәбә белән билгеләнгән. 15 шәр проект эшләнәчәк.

“Бу мәйданчыкларга Татарстанның теләсә нинди сәнәгать мәйданчыклары милекчеләрен чакырачакбыз. Бу карарлар, эш алымнарын теләсә кайсы территорияләр өчен кулланып була. Бу эшләнәмәләр киләчәктә милекчеләргә файдалы булыр дип ышанабыз. Кытай, башка чит илләрдән архитектор белгечләр чакырылып, абруйлы жюри көтелә”, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10