ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов «СИБУР» башлыгын һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасарын кабул итте

15 октябрь 2019, 12:13 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов «СИБУР» башлыгын һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасарын кабул итте Иннополиста «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган киңәшмә узачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» компаниясенең идарә рәисе Дмитрий Конов һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента с В.А.Маркеловым и Д.В.Коновым

«Бүгенге очрашу барышында Виталий Маркелов һәм Рөстәм Миңнеханов «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы арасындагы алдагы хезмәттәшлек, ике якка да файдалы кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Встреча Президента с В.А.Маркеловым и Д.В.Коновым

Виталий Маркелов һәм Дмитрий Конов Татарстанга кичә рәсми сәфәр белән килде. Бүген ТР Президенты һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары Иннополиска барыр дип көтелә. Анда «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләренә багышланган киңәшмә узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10