ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама урманчысы борынгы кабер ташы тапкан

15 октябрь 2019, 11:52

Түбән Кама урманчысы борынгы кабер ташы тапкан Кабер ташындагы язу биредә гади кеше җирләнүе хакында сөйли.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама урманчысы, гөмбә җыярга баргач, урманда борынгы кабер ташы тапкан. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Плитәдә голгофа хачы, аның кырыйларында сөңге һәм кул таягы (шулай итеп алар хачка кадакланган Иисус Христосны мыскыл иткән) сурәтләнгән була.

Кабер ташындагы язу монда гади кеше җирләнүе хакында сөйли. «Биредә 1846 елда чәчәк авыруыннан вафат булган Мамадыш шәһәре кешесе Павел Усолин җирләнгән», - диелгән анда.

Бер версия буенча, урман борынгы зират территориясендә үскән. Тарихчы Җәлил Газизов әйтүенчә, XVII гасырда әлеге урында, хәзерге Ильинка авылы каршында, Миньково авыллыгы урнашкан булган. «Әлеге каберлек шуңа карыйдыр, мөгаен», - дип фаразлый ул.

Мамадыш кешесенең ни өчен туган шәһәреннән шулай еракта җирләнүен ачыклап булырмы, анысы билгесез. Ничек кенә булмасын, әлеге кабер ташы зур кызыксыну уятачак, чөнки Түбән Кама – яшь шәһәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10