ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә шәхси йортта янгында ике кеше үлгән

15 октябрь 2019, 11:02 , Фото: ГУ МЧС РТ

Казан үзәгендә шәхси йортта янгында ике кеше үлгән Һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Һади Такташ урамындагы шәхси йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 21.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына Һади Такташ урамындагы 45нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, ялкын йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта ике кешенең мәетен табып алганнар.

Янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.
  

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10