ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск мөселманнары кубогына футбол турнирында "Бәрәкәт" командасы җиңгән

15 октябрь 2019, 10:36 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновск мөселманнары кубогына футбол турнирында Бу команда декабрь аенда Идел буе федераль округы футбол бәйгесендә Ульяновск өлкәсе өчен уйнаячак.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең «Яңа буын» физкультура сәламәтләндерү комплексында мини футбол буенча Ульяновск өлкәсе мөселманнары кубогына чираттагы турнирда "Бәрәкәт" командасы җиңгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көн буе барган бәйгедә Карсун районыннан килгән «Бәрәкәт» командасы турнирның күчмә кубогына лаек булды. Алар декабрь аенда Идел буе федераль округы футбол бәйгесендә Ульяновск өлкәсе өчен көч сынашачаклар, диелә хәбәрдә.

Быел турнирда 14 команда көч сынашкан. Футбол мәйданчыгында ерак һәм якын чит илләрдән килеп укучы студентлар да катнашкан.

Бәйгенең төп оештыручысы Җәмил Хәйруллов белдергәнчә, Сембер егетләре ел саен ил күләмендә узучы турнирларда призлы урыннарны алып кайтканнар, быел да сынатмаслар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10