ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ибраһим Галимов истәлегенә бөтенроссия турнирында Лаеш көрәшчеләре җиңде

15 октябрь 2019, 07:44 , Фото: laishevskyi.ru

Ибраһим Галимов истәлегенә бөтенроссия турнирында Лаеш көрәшчеләре җиңде 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин, 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлев җиңгән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы" ). Татарстанның Менделеевск шәһәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов истәлегенә  билбау көрәше буенча бөтенроссия турнирында Лаеш спортчылары җиңү яулаган. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.

10-13 октябрьдә узган турнирда Лаеш районы спортчылары ике авырлык категориясендә җиңгән.

"Классик стильдә 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин чемпион булды. Ә 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлевка тиңнәр булмады. Көрәшчеләрнең тренеры – Рәмис Илһамов", диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10