ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Баулы спортчылары җиңел атлетика буенча Россия ярышларында чемпион булган

15 октябрь 2019, 02:07 , Фото: bavly.tatarstan.ru

Баулы спортчылары җиңел атлетика буенча Россия ярышларында чемпион булган Ярышларның беренче көнендә Баулы җиңел атлетлары ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулаган.

(Баулы, 15 октябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). 12-13 октябрьдә Оренбургта җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Илнең 30 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашкан. Ярышларның беренче көнендә баулылар ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Танылган спортчы – Баулы егете Ринас Әхмәдиев ир-атлар арасында 10 километрга кросста ышанычлы җиңү яулады һәм Россия чемпионы булды. Шулай ук, спорт мастеры нормативын үтәп, Нияз Садыйков та (яшьләр) шундый ук дистанциядә беренче урынны яулады.

Баулылар активында тагын ике медаль: 3 километр дистанциядә Оксана Сидорова (яшүсмер кызлар) икенче булды, ә Олег Сидоров (ир-атлар) 6 километр дистанциядә өченче килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10