ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районы фермеры голштин токымлы сыерлар сатып алган

15 октябрь 2019, 00:36

Әлки районы фермеры голштин токымлы сыерлар сатып алган Әлеге югары продуктлы малларны сатып алуга фермер ташламалы шартларда, ягъни 5 процентлы 3 миллион сум кредит алган.

(Әлки, 15 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева).  Әлки районы Иске Хурада авылында яшәүче фермер Евгений Яганев фермасындагы малларның токымын тулысынча яңартырга ниятли. Бүген-иртәгә Киров өлкәсеннән голштин токымлы 20 баш сыер алып кайтачаклар. Бу турыда район басмасы яза.

Әлеге югары продуктлы малларны сатып алуга фермер ташламалы шартларда, ягъни 5 процентлы 3 миллион сум кредит алган. Голштин-фриз дөньяда иң күп сөт бирергә сәләтле токымнарның берсе санала. 

Евгеней фермерлык эшен 90 нчы елларда башлаган. Башлангыч чорда үгезләрне 20 башка, дуңгызларны 50 башка җиткерә. Җитештерелгән продукцияне сатудан кергән акчаны хуҗалыгын киңәйтүгә тота. 30 баш мөгезле эре терлек урнаштырырлык бүрәнә ферма салып куя.Хәзер Яганевларның гаилә фермасында хәзер 30 баш савым сыеры, 10 буаз тана, дистәдән артык бозау бар. 

"Авылда үз эшен булдыручыларга дәүләт бик булыша бит. Һаман яңа программалар чыгып тора. Мин дә шулар белән кызыксынып киттем һәм 2017 елда гаилә терлекчелек фермалары үсешенә 3 миллион сум грант оттым. Шуңа менә 100 баш терлеккә исәпләнгән ферма бинасы, ә янәшәсендә җәйге лагерь төзеп куйдым", – ди Евгений.

Яңа терлек корпусын авылдан читтә, элекке колхоз фермалары урынында салганнар. Ул заманча җиһазландырыла. Малларны эчерү, тирес чыгару кебек эшләр механикалаштырылган. Сөтне суыту җиһазлары да алынган, урнаштырасы гына калган. Кыскасы, яңа фермада эш шартлары күпкә җиңеләя.

Сыерның сөте – телендә, диләр бит әле. Малларга азыкны биредә мулдан хәзерлиләр. Яганевларның 45 гектар җирләре бар. Анда бөртекле культуралар, шулай ук печән үстерәләр. Комбайн, трактор ише техникалары да җитәрлек. Җир биләмәләрен арттырырга да теләге бар Евгенийның.

Гомумән, аның планнары зурдан. Савым сыерларының баш санын ишәйтү белән беррәттән, атлар да асрыйсы килә. Кышларын техниканы саклау, ремонт эшләрен башкару өчен җылы гараж да булдырырга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10