ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерделәр

15 октябрь 2019, 06:35

Түбән Камада кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерделәр Шәһәрдә кар чистарту техникасы парады узды.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада кар чистарту техникасы смотры үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Баландин барлык төр техниканы карап чыкты, идарәче компания җитәкчеләрен тыңлады, журналистлар белән аралашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Денис Баландин сүзләренчә, коммуналь хезмәтләр кышка әзер. "Бездә магистраль, квартал эчендәге һәм йорт яны юлларын чистарту эшенә 91 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, бу саннан 27 машина соңгы ике ел эчендә сатып алынган", - ди җитәкче.

Транспорт ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителгән, һава торышы начар булган очракта «Буран» оператив планы төзелгән. "Кыш кинәт килсә, без моңа әзер" , - диде журналистларга төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе урынбасары Тәфкил Әхмәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10