ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Идел-йорт" финалына чыккан театр "Кыз урлау" спектаклен тәкъдим итте

14 октябрь 2019, 21:40

Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Алмаз Нургалиев театрга конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Башкортстан Республикасы Илеш район мәдәният йортының "Чагыл" халык театры "Идел-йорт" бәйгесе кысаларында Мостай Кәримнең "Кыз урлау" музыкаль комедиясен күрсәтте. Әлеге халык театры бәйге финалына чыккан бердәнбер төбәк театры.

"Без Мостай Кәрим әсәрен сайладык, чөнки быел бөек драматургыбызның 100 еллыгы. Спектакльләр белән якын районнарга йөрибез. Актаныш, Дүртөйле районнарында булдык", - диде режиссёр Эльвира Миңнегулова.

Бүген "Чагыл" халык театрында утыздан артык артист бар. "Театрда балалар да, олы яшьтәгеләр дә бар. Кечкенәләр белән әкиятләр куябыз. Классик әсәрләрне дә, бу көннәрдә язылган пьесаларны да сәхнәләштерәбез", - ди режиссёр.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Алмаз Нургалиев театрга конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды. "Сез Инеш халкының горурлыгы. Киләчәктә дә матур спектальләр куюыгызны телибез", - диде ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10