ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән

14 октябрь 2019, 22:02

Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелгән Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

 Кукмарада хатын-кыз идарә иткән машина баганага бәрелә

Төрле тән җәрәхәтләр алган кызны дәваханәгә илтәләр

(Кукмара, 14 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 12 октябрьдә, 10.10 сәгатьтә Кукмараның Гафиятуллина урамы, 4В йорты янында юл һәлакәте була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 24 яшьлек хатын-кыз "Чери Тиго" машинасы белән А.Королев урамыннан М.Гафури урамына таба хәрәкәт иткән вакытта, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламаган. Нәтиҗәдәидарәне югалтып, каршы як юл читенә чыгып, электр баганасына бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене район үзәк хастаханәсенә озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10