ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Арча педагогика көллияте Әлифбага багышланган конференция үткәрә

14 октябрь 2019, 19:46

Конференциядә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). «Әлифба» музееның 20 еллыгына һәм «Әлифба» дәреслеге авторлары С. Г. Вагыйзов һәм Р. Г. Вәлитова истәлегенә багышланган «Музей педагогикасы һәм әлифбасы: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш тенденцияләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Конференция Татарстан Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендәге карары белән расланган «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 

Конференциядә гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, музей хезмәткәрләре, галимнәр, методистлар, педагогик профильдәге урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары катнаша ала. Программада пленар утырыш, төрле юнәлешләр буенча секцияләр эше каралган.

Фәнни чарада хәзерге татар язучылары иҗатында «Әлифба», телләргә өйрәтүнең актуаль проблемалары мәсьәләләре, музей эшенә багышланган секцияләр эшләячәк. Шулай ук Арча педагогика көллияте укучыларына татар язучылары һәм журналистлары белән дәресләр үткәрүне күздә тоткан «Язучы дәрес бирә» белем бирү проектын тормышка ашыру  да күздә тотыла.

Конференциянең төп этабы 2019 елның 30 октябрендә Арча педагогика көллиятендә уза. Конференциядә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10