ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде

14 октябрь 2019, 19:30 , Фото: Рамиль Гали/архив

Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде Татарстан Хөкүмәте башлыгы Сычуань провинциясе губернаторы белән очрашуны планлаштыра.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде. Анда «Бер пояс - бер юл» инициативасы кысаларында өлкә һәм тугандаш шәһәрләр башлыкларының Халыкара форумы эшли башлый. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Форум Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге елы кысаларында оештырылды. Сәүдә-икътисади, авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният, туризм, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү буенча кайбер презентация чаралары каралган», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук Кытайга сәфәр кысаларында Алексей Песошин Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли әфәнде белән очрашу планлаштыра.

«Бер пояс — бер юл» концепциясе гамәлдәге һәм яңа сәүдә юлларын, шулай ук Үзәк Азия һәм Европа илләрен бәйләүче икътисади коридорларны булдыруны һәм үстерүне күздә тота.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10