ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә

14 октябрь 2019, 18:29 , Фото: архив

Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә Төнлә температура ноль градус булуы ихтимал.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясенә суыклар юеш карлы яңгырлар алып киләчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 октябрьдә, төбәктә чагыштырмача җылы һава торышы саклана. 16 октябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Тик көндезге антициклон килү белән яңгырлар тукталачак, көндез һава температурасы 4 тән 9 градуска кадәр җылы булачак.

Киләсе ике көндә, 17 һәм 18 октябрьдә, яңгыр явачак. 17 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк, көндез +4...+10 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә көнне, 19 октябрьдә, Татарстанда һава торышы салкын, әмма явым-төшемсез булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10