ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Җитештерү өлкәсе эшмәкәрләре бизнес-мохитне уңай бәяли

14 октябрь 2019, 18:05

Иң начар вазгыять дип сәүдә өлкәсен атаганнар.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Җитештерү өлкәсе эшмәкәрләре бизнес-мохитне уңай бәяли. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова әйтте.

Сораштыруда бизнес вәкилләре эшмәкәрлек вазгыятенә бәя биргән. "Җитештерү эшмәкәрләре керем үсеше, инвестиция кертергә әзер булулары, тик финанслау кыенлыклары турында әйтә", - диде Венера Камалова. Иң начар вазгыять дип сәүдә өлкәсен атаганнар. "Биредә эшмәкәрләр табыш, сатып алу кимүе, югары конкуренция турында әйтә. Ә хезмәт күрсәтү өлкәсе уртачарак дәрәҗәдә", - ди ул.

Камалова әйтүенчә, эшмәкәрләр тарафыннан шикаятьләр кимесә дә, административ каршылыкларга зарлану фактлары әле теркәлә. "Хакимиятнең бизнес мохитне үстерүгә тырышлыгын сизмиләр.  Тикшерүләр, штрафлар, арендага, коммуналь хезмәтләр тарифларына югары бәякебек проблемаларны атыйлар", - ди ул.

Татарстан эшмәкәрләре контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр кимегәнен әйтә. "2017 елда рейтингны башлаганда, респондентларның 59 проценты тикшерүләр турында әйтсә, быел 46 проценты гына", - диде.
 
Эшмәкәрләрдән соңгы алты ай эчендә бизнес алып бару шартлары яхшырдымы, начарайдымы, үзгәрешсез калдымы дип сораштырганнар. "Былтыр респондентларның 52 проценты шартлар начарайды дип җавап биргән. Быел 44 проценты гына негатив бәяләмә биргән. Болар Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Ютазы районнары", - диде Венера Камалова.

Татарстанда 163 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. 80 проценты – микро, кече һәм урта бизнес. 2018 елда 161 меңгә якын эшмәкәрлек субъекты исәпләнгән. Бер ел эчендә 36 меңнән артык яңа предприятие ачылган. Өч ел эчендә предприятиеләр Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Спас һәм Яңа Чишмә районнарында күбрәк ачылган. Бизнес тыгызлыгы түбән районнар – Әгерҗе һәм Кайбыч.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10